Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: АКШ Фәлестин дәүләте төзүне яклый


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Якын Көнчыгыш низагын 2 дәүләт булдырмый торып чишү мөмкин түгел диде.

Сишәмбе Иерусалимда Израильнең тиздән вазыйфасыннан китәчәк тышкы эшләр министры Ципи Ливни белән очрашудан соң Клинтон АКШ Израиль янында Фәлестин дәүләте булдыру өчен тәвәккәл рәвештә тырышачак диде.

Израильнең яңа премьер-министры итеп билгеләнгән Беньямин Нетаньяһу элегрәк фәлестиннәр белән сөйләшүләрне һәм Фәлестин дәүләте төзү мөмкинлеген тәнкыйтьләгән иде.
XS
SM
MD
LG