Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вьетнамда юл казасында Русиянең 9 туристы һәлак булган


Мәскәү – Вьетнамда юл казасы нәтиҗәсендә Русиянең кимендә 9 ватандашы һәлак булган. Туристлар автобусы биек кыядан егылып төшкән. Анда 24 русияле, 2 вьетнамлы булган.

Килгән хәбәрләргә караганда, үлүчеләр арасында бер вьетанмлы да бар. 14 кеше җәрәхәтләр алган, 3-се авыр хәлдә.

Русия хакимиятләре корбаннарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.

Зыян күргән туристларны алып кайту өчен, гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы иртәгә Вьетнамга махсус очкыч җибәрә.
XS
SM
MD
LG