Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм АКШ галәм гизүчеләре станциягә килде


Халыкара галәм станциясенә Русия һәм Америка галәм гизүчеләре һәм бер турист килде. Аларны "Союз" корабы алып килде. Системаның бозылуы сәбәпле галәм гизүчеләренә корабны станциягә үзләренә тоташтырырга туры килгән. Галәм гизүчеләр төркемендә Русиядән Геннадий Падалка һәм АКШтан Майкл Баррат бар. Алар галәм станциясендә ярты ел эшлиәчәк.

Галәмгә турист буларак очкан Чарльз Симони, станциядә 10 көн булачак. Ул берничә фәнни тикшеренүне үткәреп, элегрәк килгән төркем белән кире җиргә төшәчәк. Бу аның өчен икенче шундый сәфәр.
XS
SM
MD
LG