Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәлики гәрәп илләрдән ярдәм сорый


Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики Катарда Гәрәп илләре җыенында чыгыш ясаганда бу илләрне Гыйракны торгызу эшендә зуррак роль уйнарга чакырды. Шулай ук, әл-Мәлики гәрәп илләрен Багдадта илчелекләрен яңадан ачарга һәм Саддам Хөсәен заманында алынган бурычларны кичерергә тәкъдим итте.

Күп кенә гәрәп илләре 2003 елда Гыйракта хәрби чаралар башланганнан соң үзләренең илчелекләрен япканнар иде.
XS
SM
MD
LG