Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда "террорга каршы чара" тәртибе гамәлдә кала


Русиянең антитеррор комитеты Чечняда террорга каршы операция тәртибен бетерү турындагы карарны кабул итмәде. Комитетның идарәсендә әйтелгәнчә, бу карар башка күәт оешмалары белән килештереп әзерләнергә тиеш.

Чечняда 1999 елда кертелгән контртеррор операциясе дигән тәртипне бетерү турындагы тәкъдимне Русия президенты Дмитрий Медведев ясаган иде. Ул, республикада хәлләр җайлана бара, дип әтте. Сәясәт белгечләре дә, кризис аркасында Русия кораллы көчләрендә шундый экономия ясалырга мөмкин, дип фаразлады.
XS
SM
MD
LG