Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә урланган кыз бала Маҗарстанда табылды


Ирина Беленькая кызы Элиза белән
Март аенда Франциядә атасыннан урланган 3 яшьлек Элиза Андре Маҗарстанда табылды. Халыкара полиция мөрәҗәгате нигезендә аны һәм әнисе Ирина Беленькаяны Маҗарстан полициясе Украинага машина белән кергәндә чик буенда кулга алды.

Элиза Андреның әтисе Франция ватандашы Жан-Мишель Андре. 21 мартта Арль каласында Элизаны атасыннан урлаганнар. Андре үзе кыйналган.

Бала тугач ир белән хатын аерылышкан. Франция мәхкәмәсе баланы атасына, Русия мәхкәмәсе анасына калдыру карарын чыгарган.

Узган ел Ирина кызын атасыннан Русиягә алып кайткан. Әти кеше соңыннан кызын яшерен төстә кире Франциягә алып киткән.
XS
SM
MD
LG