Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Универсиада-2013 адресы теркәлде


Казанда 2013 елда үтәчәк Халыкара җәйге универсиаданың интернетта рәсми адресы теркәлде. Бу хакта Универсиада-2013 идарәсе җитәкчесе Владимир Леонов хәбәр итте.

Леонов сүзләренә караганда, u2013.com адресында универсиада барышы турында иң соңгы хәбәрләр булачак, ярышлар белән бәйле һәртөрле мәгълүматне табып булачак. Теләүчеләр анда үз фикерен язып калдыра алачак.

Сәхифә быел август аенда эшли башлар, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG