Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия православлары Пасха бәйрәмен каршылый


Русиянең күпчелек чиркәүләрендә якшәмбегә каршы төндә бәйрәм укулары үтәчәк.
Изге ут кабынннан соң, христиан динен тотучылар Пасханы бәйрәм итә башлый.

Татарстанда бәйрәм укулары 100ләп православ чиркәүдә үтәргә тиеш.

Татарстанның эчке эшләр министрлыгы, бәйрәм чараларында катнашу өчен республикада 60 меңләп кеше урамга чыгачак, дип фаразлый. Тәртип сакларга 2 меңләп милиция хезмәткәре чыгарылачак.

Татарстан һәм Башкортстан президентлары православларны Пасха белән котлады.
XS
SM
MD
LG