Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мароккодагы шартлауда 14 кеше үлде


Марокконың Марракеш шәһәре үзәгендәге кафеда булган көчле шартлау нәтиҗәсендә 14 кеше үлде. Алар арасында чит илләрнең ватандашлары да бар. 20 кеше яраланган.

Марокко эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, шартлау криминал белән бәйләнгән булырга мөмкин.

Элгәре газ шартлаган дип хәбәр ителгән иде. Марракеш илнең туристлар үзәге булып тора.
XS
SM
MD
LG