Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Колумбиядә Панама бугазына алмаш юл төзи


Панама бугазы
Панама бугазы

Кытай Колумбиядә Тын һәм Атлантик океанны тоташтыручы 220 чакрым озынлыктагы тимер юл төземәкче.

Кытай тагын бер мәртәбә үзен дөньякүләм проект белән таныта. Һәм торган саен Пекиннең мондый эшләрдә үзен ышанычлырак хис итә баруы күренә.

Яңа юл Тын һәм Атлантик океанны тоташтырачак
Күптән түгел Кытай Тын һәм Атлантик океаннарны тоташтыручы тимер юл төзү ниятен игълан итте. Бер гасыр чамасы элек ачылган Панама бугазына алмаш булачак тимер юл Колумбиядә төзелер һәм аның озынлыгы 220 чакрым тирәсе булыр дип көтелә. Юлның күпкә озынрак булып чыгу мөмкинлеге дә бар. Бу проектны хәзер ике илнең дә хөкүмәтләре ныклап өйрәнә. Тимер юлның кайсы урыннардан үтәчәге әлегә әйтелми.

Яңа юл төбәктән чимал һәм Кытай таварларын ташу өчен яңа мөмкинлекләр ачачак диелә.

Колумбия президенты Һуан Мануэль Сантос әйтүенчә, кытайлар яңа юлдан бер тонна йөк ташуның, инвестицияләрнең күпмегә төшәчәген исәпләп караган һәм ул үзен аклаячак дигән нәтиҗәгә килгән.

Колумбия президенты Һуан Мануэль Сантос
Кытайның бу проектны уңышлы гына башкарып чыгачагына шикләнүчеләр юк диярлек. Берничә ел элек алар Тибет тауларында 550 чакрым озынлыктагы тимер юл төзегән, Ангола тимер юлларын яңарткан иде. Хәзер исә алар Бразилиядә зур сәнәгать порты төзи.

Иң мөһиме яңа юлдан йөк ташуның Панама бугазыннан күпмегә арзанрак һәм тизрәк булуы.

Панаманың үзендә дә ике океанны тоташтыручы, 80 чакрым озынлыктагы тимер юл бар. Әмма әлегә Панама бугазының төп көндәше булып Калифорния штатын АКШның көнчыгыш ярлары белән тоташтыруы тимер юл кала. Тик аннан йөк ташу тизрәк булса да, күпкә кыйбатрак чыга.

Яңа проект Кытайның бу кыйтгада тәэсирен тагын да арттырачак. Колумбия инде хәзер үк төбәктә Кытайның төп сәүдә партнеры. Былтыр ике ил арасында сәүдә әйләнеше 5 миллиард долларга җитте.

Колумбия шулай ук бу проект АКШ белән мөнәмәбәтләргә дә тәэсир итәр, атап әйткәндә, АКШ белән ирекле сәүдә килешүенең раслануына этәргеч булыр дип өметләнә ала. АКШ сенаты 4 ел элек имзаланган килешүне әле дә расламый килә. Бу килешү Колумбияне күп кенә тарифларны түләүдән коткарыр иде.
XS
SM
MD
LG