Accessibility links

Татарстан коммунистлары Путинның китүен таләп итте


1 май Казанда ике зур урам йөреше узды. “Бергә - сыйфатлы тормыш өчен” дип аталган урам җыенын “Бердәм Русия” фиркасе һәм Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе оештырды.

Федерация җитәкчесе Татьяна Водопьянова, республика җитәкчелеген халыкның яхшы яшәвен тәэмин итәргә чакырды, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Татарстан коммунистлары исә башта Камал театры янына җыелган. Аннан Ирек мәйданына кадәр күтәрелеп митингны Ленин һәйкәле янында дәвам иткәннәр.

Татарстанның КПРФ башлыгы Хафиз Миргалимов, башта 800-ләп кеше идек, аннан урамнан барганда кушылучылар күп булды, дип белдерде.

“1 май “Бердәм Русия бәйрәме түгел, ә халык бәйрәме. Безнең шигарьләр узган гасырның 17 ел таләпләре кебек үк. Завод-фабриканы эшчеләргә, җирләрне крестьяннарга бирү; халыкка гарантияләнгән эш хакы, яшьләргә бушлай уку һәм гарантияләнгән эш урыннары булсын, дидек. Халык мәнфәгатен һәм ихтыяҗын яклаган хөкүмәт булырга тиеш. Путин хөкүмәттән китәргә тиеш, дигән шигаребез дә бар иде”, ди Миргалимов.
XS
SM
MD
LG