Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски өлкәсен вакытлыча Сергей Сокол җитәкли


Иркутски өлкәсе хакимият башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче дип Сергей Сокол билгеләнде.

Бу турыда карарны дүшәмбе көнне Русия президенты Дмитрий Медведев имзалаган.

Иркутски өлкәсе губернаторы Игор Есиповский якшәмбе көнне Байкал буе дәүләт табигый паркында боралак казасында һәлак булды.

Губернатор белән бергә аның урынбасары Михаил Штонд, сакчысы Александр Шостак һәм очучы Виктор Кунов та һәлак булды.

Каза сәбәпләрен ачыклау эшләре бара. Техник җитешсезлекләр һәм очучы хатасы булу мөмкинлекләре тикшерелә.

12 май Иркутски өлкәсендә матәм көне дип игълан ителде.
XS
SM
MD
LG