Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида Путин белән Эрдоган очраша


Русия премьер-министры Владимир Путин Сочида Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган белән очраша.

Русия премьерының матбугат вәкиле Дмитрий Песков ике җитәкче Төркиядә атом электр станциясе төзүдә Русиянең катнашу мөмкинлеге турында да сөйләшә диде.

Җомга Русиянең Газпром ширкәте Европага Русиядән газ кудыру өчен Украинаны Кара диңгез төбеннән читләтеп узачак Көньяк агым газүткәргече төзү турында Италия, Греция, Сербия һәм Болгарстан энергия ширкәтләре белән килешүләр төзеде.

Төркия исә бу проектның төп көндәше булган, Европа Берлегенең Русияне читләтеп үтәчәк Набукко газүткәргеч проектында төп катнашучы ил.
XS
SM
MD
LG