Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Довгийдан сорау алу бара


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе бүген Русия прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының баш тикшерү идәрәсе җитәкчесе Дмитрий Довгидан сорау ала. Ул зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә.

Әлеге эшне җәмәгать мәхкәмәсе карый. Азатлыкның рус редакциясе хәбәр итүенчә, гаепләнүче үз гаебен танымый. Ул эшмәкәрдән 750 мең евро ришвәт алуда гаепләнә.

Довгий Русия финанс министры урынбасары Сергей Сторчак һәм Русия наркокүзәтү генералы Александр Бульбов эшләрен тикшерү белән шөгыльләнгән иде.
XS
SM
MD
LG