Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья җитәкчеләре Төньяк Кореяны атом програмын туктатырга чакыра


Русия президенты Дмитрий Медведев шимбә көнне Япония премьер-министры Таро Асо белән телефон аша сөйләшеп, Пхеньянның шушы атнада атом сынавы үткәрүенә җитди җавап бирергә кирәк, дип килеште.

Кушма Штатлар саклану министры Роберт Гейтс, Вашингтон Төньяк Кореяның атом кораллы дәүләткә әйләнүенә юл куймаячак, дип белдерде:

"Кушма Штатларның сәясәте үзгәрмәде. Безнең максат – Корея ярымутравын атом коралыннан тулысынча арындыру. Кушма Штатлар Төньяк Кореяны атом кораллы дәүләт итеп кабул итмәячәк."

Бу сүзләрен Гейтс шимбә көнне Сингапурда иминлек форумында әйтте.

Шул ук җыенда катнашкан Кытай армиясе рәсмие дә Төньяк Кореяны атом програмын туктатырга өндәде. Кытайның генераль штаб башлыгы урынбасары Ма Сяотянь бу төбәктәге бар җитәкчеләрне дә тынычлык сакларга чакырды.
XS
SM
MD
LG