Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пикалевта җитештерүне дәүләткә алу тәкъдим ителә


Дәүләт Думасындагы Бердәм Русия фиркасе вәкилләре Ленинград өлкәсендәге Пикалево шәһәрендә 3 сәнәгать җитештерүе корылмасын дәүләт карамагына алу турында канун өлгесен Думага кертте.

Элеге ширкәтләр бу елның февраль аенда финанс кыенлыкларына очраган.

Аларда җитештерү туктатылган, эшчеләргә хезмәт хаклары түләнми, бурычлар сәбәпле су тәэминаты да киселгән.

Сишәмбе көнне Пикалев кешеләре ризасызлык белдереп федераль машина юлын япты.

Алар хакимияттән шәһәрдә сәнәгать җитештерүен торгызуны таләп итә.

Җитештерү корылмаларының гомуми бәясе берьярым миллиард сум диелә.
XS
SM
MD
LG