Accessibility links

Иранда президент сайлавы алдыннан тынлык


Иранда җомга көнне президент сайлавы үтәчәк. Намзәтләр сайлауалды эшчәнлекләрен кичә туктатты. Президент урыны өчен көрәшкән төп намзәтләр хәзерге илбашы Мәхмүд Әхмәдиниҗат һәм элекке премьер-министр Хөсәин Мөсави көрәшә. Шулай ук сайлауда Мәһли Карруби һәм Мөһсән Ризаи катнаша.

Сайлауалды кампаниясенең соңгы көнендә президент Әхмәдиниҗат көндәшләрен “пычырак” эшчәнлектә гаепләде һәм аларның үгетләү алымнарын нацилар башлыгы Адольф Һитлерныкы белән чагыштырды.



XS
SM
MD
LG