Accessibility links

Кайнар хәбәр

Женевада дуңгыз гриппы турында сөйләшәләр


Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Женевада H1N1 вирусының таралуына багышланган чираттантыш утырышка җыелды.

Оешма башлыгы Маргарет Чан 8 илнең сәламәтлек рәсмиләре белән чирнең алга таба таралуын булдырмау чаралары турында сөйләшүләр уздыра.

Дуңгыз гриппының таралуы эпидемия хәленә җиткән, дип игълан ителсә, бу соңгы 40 елда беренче эпидемия булачак.

Дуңгыз гриппы апрель аенда Мексикада чыгып АКШка таралды. Барлыгы 74 илдә бу чирдән 140лап кеше үлде.
XS
SM
MD
LG