Accessibility links

Русия ветосыннан соң БМО күзәтүчеләре Грузиядән китә


Грузиядәге БМО күзәтүчеләренең мөддәте сишәмбе иртән гамәлдән чыкты.

Моңа БМО Иминлек шурасында Русиянең 16 ел элек булдырылган күзәтүчеләр мөддәтен озайту турындагы резолюция өлгесенә вето салуы сәбәп булды.

Грузия белән сепаратист Абхазия арасында атышларны туктату килешүен күзәтеп килгән 150 кешелек хәрби күзәтүчеләр төркеме хәзер үз эшен тәмамлап төбәктән китәргә тиеш.

Русиянең БМОдагы илчесе Виталий Чуркин резолюция өлгесендә Русиянең Абхазияне Грузиядән бәйсез ил буларак тануы исәпкә алынмаган дип Русиянең вето хокукын файдаланды.

Шурадагы 5 даими әгъза, шул исәптән Русия анда вето хокукына ия.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG