Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм чит ил дин әһелләре Уфага җыела


Уфага Башкортстан диния идарәсенең яңа комплексын ачу тантанасына Русия һәм якын чит илләрдән мөселман дин әһелләре килә. Бинаны ачу йоласы 24 июньгә билгеләнгән.

Дини комплекс Уфа үзәгендә урнашкан. Аңа республика мөфтие яшәгән йорт, 200 мөселман сыйдырышлы мәчет, хуҗалык биналары һәм мәдрәсә керә.

Бу проектны Казан архитекторлары Дмитрий һәм Лилия Мусиннар әзерләгән.

Яңа бинаны ачу тантанасында шулай ук башка дин әһелләре дә катнашачак.
XS
SM
MD
LG