Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай “Зур 8” саммитында катнашмый


Синҗан-Уйгыр автоном районындагы киеренкелек сәбәпле Кытай президенты Һу Дҗинтао бүген Италиянең Аквила шәһәрендә ачылган “Зур 8” саммитында катнашмый.

Өремче каласында соңгы көннәрдә көч куллануда 150дән артык кеше һәлак булды, меңнән артык кеше яраланды.

Һу Дҗинтао икътисадта алган киткән 8 ил җитәкчеләре җыенына күзәтүче буларак чакырылган иде. Саммит эшендә “Зур 8” кермәгән Бразилия, Һиндстан һәм Инодонезия кебек зур илләр җитәкчеләре катнаша.

Саммит апрель аенда каты җир тетрәү булган шәһәрдә үтә.
XS
SM
MD
LG