Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай полициясе Өремчедәге шартлауны террор дип санамый


Бүген Өремчедә, Кытайның дәүләт нефть ширкәтендә нефть саклана торган мичкә шартлады. Көнбатыш мәгълүмат чаралары Кытай рәсми хакимиятләрнә таянып, бу шартлау һәм шушы көннәрдә булган бәрелешләр арасында бәйләнеш юк, дип хәбәр итте.

Рәсми "Синьхуа" агентлыгы, полиция бу шартлауны оештырылган деверсия дип санамый, дигән мәгълүмат таратты. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Бер атна элек Өремчедә уйгырлар, хань вәкилләре һәм хәрбиләр арасында бәрелешләрдә, соңгы рәсми мәгълүматларга караганда, 184 кеше үтерелде, меңнән артыгы яраланды.

Уйгыр милли хәрәкәте вәкилләре үлүчеләр саны күпкә күбрәк дип белдерә.
XS
SM
MD
LG