Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанның Сват үзәнлегенә качаклар кайта


Пакстан хөкүмәте илнең төньяк-көнбатышындагы Сват үзәнлегендә күптән түгел сугышчыларга каршы бәрелешләрдән качып киткән кешеләрне өйләренә кайтара башлады.

Апрель ахырыннан бирле Сват үзәнлегеннән һәм күрше районнардан барлыгы 2 миллионнан артык кеше качып киткән дип исәпләнә.

Күпләр читтәге туганнарына яки дусларына сыенган. Әмма 300 меңләп кеше әле дә тирмә шәһәрчекләрендә яши.

БМО качакларның кайтуы ихтыярый рәвештә булырга һәм иминлек, төп хезмәтләр тудырылырга тиеш диде.

Хәбәрләргә караганда, бәрелешләр нәтиҗәсендә инфраструктурага зур зыян килгән һәм аны төзекләндерү өчен айларча вакыт кирәк булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG