Accessibility links

"Уфагуб"чыларга гаепләү белдерелде


“Уфагуб” сәхифәсендә язган берничә журналист һәм сәхифәгә акчалата ярдәм күрсәткән эшкуар тоткарланган. Бу сәхифәдә Башкортстанның рәсми хакимиятләренә каты тәнкыйть белдерелеп килә.

Башкортстанның тәртип саклаучылары эшкуар Николай Швецов, журналист Сергей Орлов, тарихчы галим Игорь Кучумов, журналист Константин Нестеровны тоткарлады, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы.

Башкортстан Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, шушы 4 кешегә экстремист эшчәнлеккә чакыру, нәфрәт тудыру, кешене мыскыл итү мәддәләре белән гаепләү белдерелгән.

Алар 2008 елда тикшерелә башлаган җинаять эше кысаларында тоткарланган, дип хәбәр итә җирле журналистлар.

Ике көн эчендә мәхкамә бу эш нигезендә карарын чыгарырга тиеш.

XS
SM
MD
LG