Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай уйгыр хәрәкәтен террор әзерләүдә гаепли


Кытай хакимиятләре Сиңҗан-Уйгыр төбәгендә террор гамәлләрен булдымый калуы турында белдерде.

Кытайның рәсми мәгълүмат чаралары, Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә берничә террор гамәлен булдырмый калуы хакында белдерде. Июль башында анда уйгырлар һәм хан кытайлары арасында каты бәрелешләр булган иде. Аларда, рәсми мәгълүматларга караганда 197 кеше үлде.

Синьхуа агентлыгы, Кытайның иминлек хезмәтләренә сылтап, кимендә 5 төрле террор чарасы әзерләнгән булган, дип хәбәр итте. Шул рәвешле төбәктәге вәзгыятне тотрыксызландыру максаты куелган булган, дип әйтелде. Шулай ук, кешеләр кулга алынган, корал һәм шартлаткычлар тартып алынган, диелә рәсми агентлыкның хәбәрендә.

"Азатлык"ның Кытай булган хәбәрчесе язуынча, Кытай хакимиятләре бу террор гамәлләрен әзерләүдә "Көнчыгыш Төркистан" хәрәкәтен, Бөтендөнья уйгыр конгрессы җитәкчесе Рабига Кадыйрны гаепләде.

Кытайда Рабига Кадыйрны каралту кампаниясе бара, дип хәбәр ителә. Мәсәлән берничә көн элек Кытай газеталары аның туганнары имзалаган хатны бастырып чыгарды. Анда, алар Рабига Кадыйрның эшчәнлегенә һәм 5 июльдәге каты бәрелешләргә тәнкыйть белдерелә.

Өремчидәге бәрелешләргә бәйле мәхкәмә эшләре август уртасында башланачак, дип көтелә. Берничә көн элек мәхкәмә алдына басачак 253 кешенең исемлеге басылып чыкты. Шулар белән бергә тагын берничә йөз мең кеше сак астында тотыла. Кулга алынган кешеләрнең күбесе – уйгыйрлар.
XS
SM
MD
LG