Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назраньдә коткару эшләре бара


Назраньдә районның эчке эшләр бүлегенең бинасы җимерекләре астында кешеләр була ала, дип хәбәр итте гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле. Хәзер үлүчеләр саны 20 җитте, 118 кеше яраланды, алар арасында 10 бала бар.
Мәскәүдән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының очкычы киткән, ул авыр хәлдә яткан кешеләрне алып китәчәк, дип хәбәр ителә.

Ингушетия президентының матбугат вәкиле Калой Ахильгов хәбәр иткәнчә, интиһарчы, Газел машинасында милиция бүлегенең капкасын бәреп әчкә кергән. Ишек алдында ул вакытта милиция хезмәткәрләре иртәнге җыелышка тезелгән булган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, шартлаткыч 200 килограмм тротил көчендә булган. Милиция бинасы җимерелгән, якын тирәдәге йортларга зыян килгән.

Ингушетиядә 3 көнгә мәтәм игълан ителгән.
XS
SM
MD
LG