Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетия балалары Татарстанда ял итәчәк


Казан янында урнашкан Аккош күле лагереньдә Көньяк Осетия балаларын кабул итәргә әзерләнәләр.
Универсиада волонтерлары төркеме лагерьне төзелештән соң җыештырырга ярдәм иткән.

Кавказдан килгән балаларга “Дөньяның бөтен төсләре” дигән программа әзерләнә. Яңа әйләнеш 19 августта башланачак. Бу вакытка лагерьдә яңа бина төзелеп бетәргә тиеш.

Көньяк Осетиядән 48 бала килер дип көтелә. Шулай ук бу лагерьдә, Татарстаннан да 30 малай һәм кыз ял итәчәк.
XS
SM
MD
LG