Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Чехиянең ике дипломатын куа


Чехиянең Мәскәүдәге илчелегендә эшләгән ике хезмәткәргә Русиядән китәргә тәкъдим ителде.

Агентлыклар язганча, бу Мәскәүнең Праганың адымына җавабы булды. Чехия Русиянең илчелегендә эшләгән ике кешене күзләүдә гаепләде һәм илдән китәргә тәкъдим итте. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Праганың бу гамәлен провокация, дип атады.

Чехия матбугаты язганча, җирле хакимиятләр Русия илчелегендә эшләгән хәрби атташеның урынбасарын илдән куарга булган. Тагын бер дипломатка ялдан килмәскә киңәш ителгән.

Матбугат, шушы ике кешене Русиянең күзләү хезмәтләре белән хезмәттәшлек итүдә гаеплиләр, дип язды.

Чехиянең премер-министр Фишер бу мәсьәләдә аңлатмалар бирүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG