Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи Локерби шартлатучысын азат итүне хуплый


Либия җитәкчесе Муаммар Каддафи Шотландиянең 1988 елда Локерби күгендә очкыч шартлатуы өчен төрмәгә ябылган либиялене азат итүе нәтиҗәсендә Британия белән мөнәсәбәтләр яхшырачак диде.

Либия киңкүләм мәгълумат чаралары Каддафиның Британ премьер-министры Гордон Браунны һәм Элизабет патшабикәне Шотландия хакимиятләрен Габдел Бассәт әл-Мәгъраһины азат итәргә “күндергән” өчен мактавы турында белдерә.

Каддафи шулай ук бу вакыйга ике ил арасындагы барлык хезмәттәшлек өлкәләренә дә уңай тәэсир итәчәк дигән.

Британия хөкүмәте исә гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән, әмма яман шеш авыруы булган Мәгъраһины Шотландия хакимиятләре рәхимлек йөзеннән, бәйсез рәвештә азат итте ди.

Либия күзләү хезмәткәре Мәгъраһи 1988 елда Шотландиянең Локерби шәһәре өстендә АКШ очкычын шартлатып 270 кешене үтергән иде.
XS
SM
MD
LG