Германия канцлеры Ангеле Меркель Польшадан II дөнья сугышы башлануның 70 еллыгын билгеләп үтү чарасына чакыру алды. Моны ул Германия һәм Польшаның мөнәсәбәтләре яхшыруы дип бәяли.
Үзенең мөрәҗәгатендә, Меркель, 1нче сентябрь – Германия сугыш башлап кайгы китергән кешеләрне искә алу көне, дип белдерде. Бу Германиягә гаебен исенә төшерә торган көн, диде Меркель.
Шул ук вакытта ул, бүгенге көндә дуслар һәм партнер буларак хезмәт итү мөмкинлеге өчен рәхмәтләр белдерде.
Польшаның Гданьск каласында Польша, Русия һәм башка ил вәкилләре II дөнья сугышы башланган көнне билгеләп үтәчәк.