Accessibility links

Кайнар хәбәр

«АвтоВАЗ» 36 мең кешене эштән кыскарта


Русиянең «АвтоВАЗ» ширкәте ел ахырына кадәр 36 мең кешене эштән кыскартырга ниятли.

Әлеге мәгълүматны ширкәт сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгына биргән. Эштән кыскартылучыларның 5,5 меңе пенсия алды яшендәгеләр, 13 меңе пенсионерлар. Эшсез калганнарның һәрберсе яңа эш тапканчы дәүләт ярдәмен алачак, ди ширкәт җитәкчелеге.

Рәсми мәгълүматларга караганда, әлегә «АвтоВАЗ»да 110 мең кеше эшли. Бу кыскартуларда ширкәттә эшләүче һәр өченче кеше эшен югалтачак.
XS
SM
MD
LG