Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия 14 мең бюджет хезмәткәрен эштән чыгара


Сербиянең финанс министры Диана Драгутинович Халыкара валюта фондыннан өстәмә ярдам алу өчен куелган таләпне үтәп, 14 меңләп бюджет хезмәткәрен, ягъни дәүләт хисабына эшләүчеләрнең биштән берен эштән чыгарырга туры киләчәк ди.

Драгутинович хөкүмәт 20 октябрьдә Халыкара волюта фонды белән сөйләшүләрне яңартканда чыгымнарны киметү зарур булачак ди.

Халыкара Валюта фонды Сербиягә март аенда килешенгән 4 миллиард доллар бурычның чираттагы өлешен бирүне туктатып торып, Сербиядән арта баручы бюджет дефицитын ничек капларга җыенуын аңлатуны сорады.

Икътисадый кризис сәбәпле Сербиядә инде 31 меңләп кеше, бюджет хезмәткәрләренең 5 проценты эшсез калды.
XS
SM
MD
LG