Сомали сугышчылары башкала Могадишу һава аланы янында бомбалы 2 машина шартлатып кимендә 9 тынычлык сакчысын үтерде.
Бурунди һәм Угандадан килгән 5 мең кешелек тынычлык саклау көчләренең һава аланындагы ныгытмасына БМО тамгалары куелган 2 машина кергән һәм алардагы бомбалар шартлатылган.
Уганда хәрбиләре әйтүенчә, әлеге һөҗүм нәтиҗәсендә тынычлык көчләренең башлык урынбасары һәлак булган, башлык, Уганда генералы Натан Мугиша яраланган.
Әш-Шабааб сугышчан төркеме бу һөҗүм Сомалида дүшәмбе көнне АКШ махсус көчләре рейдында Сәлах Али Салих Набанның үтерелүе өчен үч алу булды ди.