Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләрен яклап генераль прокуратурага мөрәҗәгать юлланды


Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты яшьләр оешмаларын яклап Генераль прокуратурага мөрәҗәгать күндерде.

Генераль прокуратурага күндерелгән ул мөрәҗәгатьтә башкорт яшьләре оешмаларына иминлек хезмәтләре тарафыннан басым һәм нигезсез тикшерүләр үткәрелүе әйтелгән.

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев сүзләренә караганда, басымнар аеруча башкорт яшьләре иттифагы чараларындагы кайбер чыгышлардан соң көчәйгән. Ул чыгышларда мөстәкыйльлек, милли компонент бетерелүгә борчылу белдерелгән булган. Мөрәҗәгать Генераль прокуратурадан мондый басымнарны туктатуда ярдәм сорый.
XS
SM
MD
LG