Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә зилзиләдән 75 кеше үлде


Индонезиянең Cуматра утравында 7.6 дәрәҗәдәге җир тетрәү кимендә 75 кешене үтерде.

Индонезия сәламәтлек саклау министрлыгының кризис үзәге башлыгы Рөстәм Пакая әйтүенчә, хәрабәләр астында меңнәрчә кеше булырга мөмкин.

Яр буендагы 900 мең кешелек Падаң шәһәрендә биналар җимерелеп янгыннар чыккан.

Рәсмиләр әйтүенчә, тетрәү нәтиҗәсендә җир шуышып тетрәү үзәгенә бару юллары киселгән. Электр энергиясе һәм элемтә дә өзелгән.

Тын океанда дулкын ташкыны турында кисәтү үзәге дулкын ташкыны турында кисәтү ясаса да, соңрак ташкынның булмаячагын белдерде.
XS
SM
MD
LG