Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониянең элекке икътисад министры өендә үле табылды


Япониянең элекке икътисад министры Накагава бүген иртән белән өендә үлгән хәлдә табылды. Токио полициясе, Накагава бәдәне өстендә берәр яра эзе табылмавын белдерә. 56 яшьлек элекке парламент әгъзасы Накагава, халыкара җыенга исерек килеш чыгуы турындагы белдерүләрне кире кагуы өчен басым ясалгач, җәй айларында Икътисад министрлыгы вазифасыннан баш тарткан иде.

Элекке министрның үлү сәбәбен тикшерү эше дәвам итә.
XS
SM
MD
LG