Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда 78 сугышчы үтерелде


Пакстан хәрбиләре Әфган чиге янында, Көньяк Вәзирстан виләятендә 78 Талибан сугышчысын үтерүе турында белдерә.

Шимбә көнне башланган ул хәрби чарада шулай ук Пакстанның 9 солдаты һәлак булган.

Бу турыда дүшәмбе көнне матбугат очрашуында белдергән генерал-майор Атар Габбас
узган шимбәдә башланган әлеге киңкүләм хәрби чара барышында Талибан җитәкчелеген юк итү максаты куелуын әйтте.

Хөкүмәт көчләре белдерүенчә, Талибан сугышчылары чолгап алынган һәм кайбер ныгытмаларын югалткан. Бу чарада барлыгы 30 меңләп хәрби катнаша.

100 меңләп тыныч кеше төбәктәге хәрби чаралардан качып китте.
XS
SM
MD
LG