Accessibility links

Венада Иран атом програмы сөйләшүләре дәвам итә


Венада Тәһранның бәхәсле атом програмы турында Иран һәм дөньяның 6 куәтле иле арасында сөйләшүләр дәвам иткәндә Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый Тәһран атом технологиясе хокукыннан баш тармаячак диде.

Моттакый шулай ук Франциянең Иранны атом ягулыгы белән тәэмин итү сөйләшүләрендә катнашу зарурлыгы юк дип әйтте.

Сөйләшүләрдә Иран атом электр станцияләре өчен уранны читтә баетып кире Иранга кайтару тәкъдиме карала.
XS
SM
MD
LG