Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда район сайлау башлыклары алмаштырыла


БМО Әфганстанда үтәчәк икенче тур президент сайлавында хәрәмләшүләргә юл куймау өчен илдәге районнарның яртысыннан артыгының сайлау комиссияләре башлыклары алмаштырылачак диде.

БМО яклавында эшләүче хәрәмләшүләрне тикшерү комиссиясе бу атнада 20 август сайлавындагы хәрәмләшүләр сәбәпле президент Хәмит Карзаи өчен булган тавышларның шактыен гамәлдән чыгарганнан соң, үзәк сайлау комиссиясе 7 ноябрьдә икенче тур сайлаулар үтәчәген игълан итте.

Карзаи анда төп көндәше булган элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдуллага каршы көрәшәчәк.

БМО рәсмие Галим Ситдыйк 200-ләп район сайлау комиссиясе башлыгы алмаштырылачак диде. Әфганстанд барлыгы 380 район бар.
XS
SM
MD
LG