Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чаллы яшьләре" мөхәррире милләтара нәфрәттә гаепләнә


Чаллыда русларга һәм православиегә карата нәфрәт уятучы мәкаләләр бастыруда гаепләнүче Дамир Шәйхетдиновка каршы җинаять эше мәхкамәгә тапшырылды.

“Чаллы яшьләре" газетын оештыручы һәм аның баш мөхәррире булган Шәйхетдинов 2008 елның декабрендә үз газетында рус милләтеннән булган кешеләргә һәм православие диненә карата ышаныч һәм хөрмәтне бетерүче, рус милләтеннән булган һәм православие динендәге ватандашларның тормыш рәвешенә һәм йолаларына карата нәфрәт һәм дошманлык уятучы фикер һәм карашлар белдергән мәкаләләр бастырган”, - диелә.

Православ дин әһеленең Чаллы бала табу йортындагы гамәлләренә каршы мәкалә язган Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов та Русия җинаять кодексындагы шул ук 282 матдә нигезендә, быел ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителгән иде.
XS
SM
MD
LG