Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстан президенты “КамАЗ” җитәкчесен кабул итте


Дүшәмбе көнне Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов Ашгабадта “КамАЗ” ширкәте башлыгы Сергей Кагогинны кабул итте.

Кагогин Төркмәнстанны бәйсезлекнең 18 еллыгы белән котлады. "Ефәк улы-2009" автоузышларына бөтен Евразия киңлекләрендә кызыксыну булуын әйтте, диелә рәсми хәбәрдә.

Бирдемөхәммәдов "КамАз" җитәкчелегенә ярышларны оештыру өчен рәхмәт белдерде, ширкәт белән хезмәттәшлекне дәвам иттерүгә өмет белдерде, дип хәбәр итә "КамАЗ" ширкәтенең матбугат хезмәте.

Сентябрь аенда "КамАЗ" машиналары катнашлыгында Казанда башланып, Ашгабадта тәмамаланган “Ефәк юлы 2009” ярышлары узган иде.
XS
SM
MD
LG