Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулдагы шартлауда 12 кеше һәлак булды


Кабулда БМОга караган бинага коралланган кешеләр һөҗүм иткәннән соң, 12 кеше һәлак булды. Аларның алтысы БМО хезмәткәрләре булган. Үлүчеләрнең берсе АКШ ватандашы булган. Талибан хәрәкәте бу һөҗүм өчен өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.

БМО вәкилләре хәбәр иткәнчә, оешманың тагын 7 хезмәткәре бу шартлаудан яраланган.

БМО Генераль секретаре бу шартлауга борчылу белдерде, әмма бу оешманың Әфганстандагы эшен туктатмаячак, диде.
XS
SM
MD
LG