Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Язучылар берлегенең 75 еллыгы бәйрәм ителәчәк


2 ноябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә язучылар берлеге төзелүнең 75 еллыгына багышлап фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Ул “21нче гасыр татар әдәбияты, татар телен саклау һәм үсеш перспективалары” дигән темага багышлана.

Шул ук көнне кичен Язучылар берлегенең бәйрәменә багышлап концерт үтәчәк. Анда әдәби премияләрне, мактаулы исемнәрне тапшыру булачак. 21 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр Татарстан башкаласында композиторлар берлегенең 70 еллыгына багышланган юбилей чаралары узырга тиеш.
XS
SM
MD
LG