Accessibility links

Габдулла Габдулла сайлауга карашын җиткерәчәк


Якшәмбе көнне Әфганстанда президентлыкка намзәт Габдулла Габдулла 7 ноябрьдә узарга тиешле сайлауларның икенче туры хакында карашын җиткерәчәк.

Элегрәк Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чараларында Габдулла Габдулла үзенең көндәше Әфганстанның хәзерге президенты Хәмит Карзаи белән нәтиҗәсез очрашудан соң бойкот игълан итәргә мөмкин дигән хәбәрләр таралган иде. Габдулла Габдулла беренче турда сайлау өчен җаваплы булган рәсмиләрне эштән җибәрүне таләп итте.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон әгәр Габдулла сайлауда катнашудан баш тартса да, сайлау барыбер кануни булып саналачак, диде.
XS
SM
MD
LG