Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә адвокатны һәм журналистны үтерүдә шиклеләр тотылды


Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәүдә бу ел башында хокук яклаучы адвокатны һәм журналистны үтерүдә шикләнелүче бер ир белән бер хатын-кызның кулга алынуын хуплады.

Гыйнвар аенда көпә-көндез Мәскәү урамында адвокат Станислав Маркелов һәм аның белән булган “Новая Газета” хәбәрчесе Анастасия Бабурова атып үтерелгән иде.

Мәскәү мәхкамәсе тоткарланганнарны хөкем карарына кадәр таба ябып тоту турында карар чыгарды.

Медведев Федераль иминлек хезмәтенә башка шундый җинаятьләрне ачу эшен дә дәвам итәргә кушты.

"Шундый чараларның тиз арада башкарылуы яхшы нәрсә, ФСБның һәм башка тәртип саклау оешмаларының мондый җинаятьләргә каршы оператив-эзләү эшләрен дәвам итүен телим", - диде Медведев.

Кулга алынганнарның ел башындагы ул үтерүләргә ни дәрәҗәдә катнашы булуы әйтелми.
XS
SM
MD
LG