Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом тәкъдименә җавабын тулыландырмакчы


Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый Тәһран куәтле илләрнең Иранга уранны баетып бирү тәкъдименә үз җавабын тагын да тулыландырырга җыена дип белдерде.

Дәүләт телевидениесе Моттакыйның “Иранның өч юлы бар – уранны үзендә баету, турыдан-туры сатып алу яки безнең уранны баетылган ягулыкка алмашу”, - дигән сүзләрен китерә.

Халыкара атом энергия идарәсе Ирандагы уранны чит илләрдә ягулык дәрәҗәсендә баетып кайтаруны тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG