Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наполитано: Америкада мөселманнарга карата нәфрәт артырга мөмкин


Абу Даби – Кушма Штатларның эчке иминлек министры Җанет Наполитано хәрби ныгытмада булган атышу фаҗигасеннән соң Америкада мөселманнарга карата нәфрәт хисләре арту ихтималын белдерде.

Наполитано сүзләренчә, моны булдырмас өчен аның идарәсе берничә иҗтимагый оешма белән берлектә төрле чаралар күрергә җыена. Бу турыда министр бүген Абу Дабига сәфәре вакытында әйтте.

Атнакич көнне Форт-Һуд ныгытмасында хәрби психиатр булып эшләгән майор Нидал Мәлик Хәсән ут ачу нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булды, 29ы җәрәхәтләр алды.

Хәсән үзе дә җавап утыннан яраланып, хәзер авыр хәлдә хастаханәдә ята. Хәле яхшыргач тикшерүчеләр аны сорауга тартырга җыена.

39 яшьлек Хәсән фәләстин мөһаҗирләре гаиләсеннән, Америкада туган. Аның ни өчен ут ачканы әлегә билгесез.

Кайбер хәбәрләргә караганда, соңгы вакытта ул хезмәттәшләре белән проблемнар булуга зарланган. Якын арада Әфганстан я Гыйракка җибәреләсе булган.
XS
SM
MD
LG