Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия татарлары Дәрдмәнд кичәсе уздырган


Финляндиянең татар мәдәният оешмасы шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Дәрдмәнд кичәсен уздырган. Оешманың урынбасары Фазилә Насретдин хәбәр итүенчә, чарага 140-лап кеше килгән. Алар арасында Америка, Казаннан да татарлар булган.

Дәрдмәннең тууына 150 ел тулу уңаеннан оештырылган кичәдә шагыйрьнең шигырьләре яңгыраган. Аның шигырьләренә язылган җырлар башкарылган.

Насретдин сүзләренчә, Финляндия татарлары күбрәк Тукайны гына белә. “Безнең максатыбыз татар милләте үсешенә өлеш керткән башка язучылар белән дә таныштыру”, ди ул.

Дәрдмәннең улы Ариф Рәми дә Финляндиядә яшәгән булган. Һәм укытучы булып эшләгән. Ул татарларга яңалиф, латин әлифбасын өйрәткән.
XS
SM
MD
LG