Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәләстин БМОдан дәүләтләрен тануны сорарга мөмкин


Фәләстин автономиясе вәкилләре Фәләстин дәүләте бәйсезлеген тануны сорап БМО иминлек шурасына рәсми мөрәҗәгать белән чыгарга мөмкин.

“Франц Пресс”ка Израиль белән солых сөйләшүләре Фәләстин арадашчысы Саиб Әрәкат белдерүенчә, сүз 1967 елгы “алты көнлек сугыш” дип аталган вакыйгаларга хәтле булган чикләр турында бара.

Фәләстин автономиясе Кушма штатларның дипломатик тырышлыгына карамастан, солых килешүе турындагы сөйләшүләрнең башлана алмавында Израильне гаепли.
XS
SM
MD
LG