Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Лимонов тарафдарлары тоткарланды


Мәскәүдә “Башка Русия” оппозиция коалициясе җитәкчесе Эдуард Лимоновны яклап пикетка чыгаучылар тоткарланды.

Алар арасында “Солидарность” оппозиция хәрәкәте җитәкчесе Борис Немцов һәм Владимир Милов, берләшкән гражданнар фронты вәкиле Александр Рыклин һәм башка оппозиционерлар бар.

Алар Лимонов утырган вакытлыча тоткарлау урыны янында пикетлар оештырырга тырышканда тоткарланган.

Эдуард Лимонов 31 октябрь көнне Мәскәүдә митинг вакытында милициягә буйсынмау өчен 10 көнгә кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG